news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Узган тәүлектә Татарстанда 114 кеше коронавирус йоктырган

Республикада тагын биш кеше ковид корбаны булган.

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус йоктыруның 114 яңа очрагы ачыкланган. Өч кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән.

«23 кеше хастаханәгә салынган, 91 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Иң күп авыру йоктыручылар Казанда (65 кеше) теркәлгән, Чаллыда 12 кеше ковид йоктырган. Биектау, Яшел Үзән, Чистай районнарында коронавирус йоктыруның биш очрагы, Буада дүрт очрагы, Нурлат һәм Питрәч районнарында өчәр очрак, Яңа Чишмә белән Теләчедә икешәр очрак ачыкланган.

Актаныш, Әтнә, Бөгелмә, Зәй, Кукмара, Лениногорск, Балык Бистәсе һәм Тукай районнарында берәр кеше ковид йоктырган.

15 гыйнварга мәгълүмат буенча, Татарстанда «коронавирус инфекциясе» диагнозы 44 186 тапкыр куелган. Татарстанда 37 617 кеше (узган тәүлектә — 165 кеше) коронавирустан терелгән.

Татарстанда коронавирустан барлыгы 1517 кеше, ә узган тәүлектә биш кеше (1960 елда туган ир-ат, 1941, 1942, 1954 һәм 1955 елларда туган 4 хатын-кыз) ковид корбаны булган.

Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 2 319 085 кеше коронавирустан вакцинация узган. Республикада яшәүче 1 866 402 кеше вакцинаның икенче дозасын, ә бер көндә 7 302 кеше ковидка каршы прививка ясаткан. Ә ревакцинация ясатучы 150 206 кеше теркәлгән.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100