news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Гинцбург ковидтан кабат ревакцинациягә препарат сайлау өчен киңәш бирде

65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә ике компонентлы «Спутник V» вакцинасын ясату яхшырак булачак.

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Коронавирустан кабат ревакцинация яки өченче тапкыр прививка ясатканда «Спутник Лайт» препаратын сайларга киңәш ителә. Әмма 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә ике компонентлы «Спутник V» вакцинасын ясату яхшырак булачак.

«Спутник Лайт» вакцинацын сайларга кирәк. Әгәр сез 65 яшьтән өлкәнрәк категориягә керәсең икән «Спутник V» вакцинасын ясату урынлы булыр», — диде Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология фәнни-тикшеренү үзәге директоры Александр Гинцбург.

Коронавирустан вакцинация Россиянең барлык төбәкләрендә үткәрелә. Россиядә яшәүчеләр «Спутник V», «ЭпиВакКорона» һәм «КовиВак» препаратларын сайлый ала.

2021 елның май аенда Сәламәтлек саклау министрлыгы «Спутник Лайт» дип аталган дүртенче вакцинаны, ә августта «ЭпиВакКорона-Н» теркәлде.

Ноябрьдә Россиядә яшүсмерләр өчен коронавирустан беренче вакцина сертификация алды, ул «Спутник М» дип атала.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100