news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга үзәк хастаханәсенә йөз миллион сумнан артык бәягә яңа җиһаз кайтарылган 

Хәйриячеләр дә Алабугада яшәүчеләрнең сәламәтлеген кайгыртты.

(Алабуга, 15 гыйнвар, «Татар-информ», «Алабуга нуры»). Алабуга үзәк хастаханәсенә йөз миллион сумнан артык бәягә яңа җиһаз кайтарылган. Бу хакта баш табибның халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Азат Гайсин сөйләде. 

«Кан тамырлары үзәгендә 23 миллион сумлык яңа томограф барлыкка килде, амблиокор, үпкәләргә ясалма сулыш алдыру аппаратлары, функциональ караватлар, күтәргечләр, кислород концентраторлары, велоэргометр. Тернәкләндерү өчен бездә мондый җиһазлар юк иде», − ди ул. 

Хәйриячеләр дә алабугалыларның сәламәтлеген кайгыртты. «Алабуга» махсус икътисади зонасы колоноскоп өчен терәк бүләк иткән, колоноскопның үзе «Махеев» хәйрия фондыннан бирелгән. Муниципалитет колак, борын, тамак авыруларын тикшерү һәм дәвалау үткәрергә мөмкинлек бирә торган җиһаз һәм ике УЗИ аппараты сатып алган.

«Соңгы ике елда Алабуга үзәк район хастаханәсенә Сәламәтлекне саклау министрлыгыннан да, муниципалитеттан да, хәйриячеләр тарафыннан да җитди кертемнәр булды. Моның өчен аларга рәхмәт», − ди Азат Гайсин. 

Җиһазлар кайтару быел да дәвам итәчәк. Үзәк район хастаханәсендә корсак куышлыгы һәм кан тамырларын дәвалаганда хирургия максатларында куллану өчен ике эндоскопия терәге барлыкка киләчәк. Шул рәвешле, операцияләрне кечкенә кисемнәр аша ясарга мөмкин булачак, бу исә операциядән соң тернәкләнүгә яхшы тәэсир итәчәк. 

«Татнефть» хәйрия фонды грантына балалар хастаханәсенең фасады тәртипкә китерелә, төзекләндерелә, җылытыла. Откан грантларның гомуми кыйммәте 36 миллион сум тәшкил итә. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100