news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын 96 кеше коронавирус йоктырган

Узган тәүлектә авыручылар арасында балигъ булмаган ике бала булуы ачыкланган.

Татарстанда тагын 96 кеше коронавирус йоктырган
архив/Владимир Васильев

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Узган тәүлектә Татарстанда яңа Covid-19 вирусының 96 очрагы теркәлгән, шуларның алтысы читтән кертелгән, калганнары контакт юлы белән йоктырылган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«33 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 63 кеше өйдә дәвалана», — диделәр ведомствода.

 Чирләүчеләрнең күбесе 30дан 50 яшькә кадәргеләр арасында ачыкланган, алар 30 кеше. 50дән 60 яшькә кадәргеләр 20 һәм 60тан 70 яшькә кадәрге 19 авыручы теркәлгән. Шулай ук балигъ булмаган ике бала коронавирус йоктырган.

Инфекциялеләрнең күбесе Казанда табылган, биредә 56 кеше чир йоктырган. Башка муниципалитетлар арасында бу күрсәткеч буенча Чаллы алда бара — 11 очрак, Балык Бистәсе районында  инфекцияле алты кеше теркәлгән.

Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе башланганнан бирле барлыгы 14 637 кеше авырды. Аларның 11 меңнән артыгы савыккан, шул исәптән 37се — узган тәүлектә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100