news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда киләсе атнадан ковидтан прививкага онлайн язылып булачак

Вакцинациягә интернет аша гына түгел, ә поликлиникага шалтыратып та язылып булачак

Татарстанда киләсе атнадан ковидтан прививкага онлайн язылып булачак
архив/Михаил Захаров

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Киләсе атна башыннан Россия һәм Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында коронавирустан «Спутник V» препараты белән прививка ясатуга язылу функциясе барлыкка киләчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев сөйләде.

«Дүшәмбедән Татарстан һәм федераль Бердәм дәүләт хезмәтләре порталы аша прививка кабинетлары расписаниесен эзләргә мөмкин булачак. Ләкин әгәр дә сез анда прививка кабинетына язылырга вакыт тапмасагыз, бу прививка ясалмый яки вакцинация алырга мөмкин түгел дигән сүз түгел», — диде спикер.

Мондый очракта поликлиникага шалтыратып язылып карарга мөмкин.

Альмир Абашев бу вакцина дозаларының чикләнгән булуы белән бәйле, дип аңлатты. Бер флакон препарат биш кешегә билгеләнгән. Шул ук вакытта кемдер язылып та, поликлиникага бармаска мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100