news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан табиблары урамда башка кимичә йөрү куркыныч булуын кисәтә

Кыш көне башка кими йөргәндә, менингит авыруы барлыкка килү куркынычы бар.

Татарстан табиблары урамда башка кимичә йөрү куркыныч булуын кисәтә
архив/Султан Исхаков

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Салкын вакытта баш киемен кимичә урамда йөрү куркыныч. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы шул хакта кисәтә.

Еш кына кышкы чорда урамда яки ачык спорт мәйданчыкларында баш киемсез яшьләре дә, өлкәннәрне дә очратырга мөмкин.

Галимнәр исбатлаганча, бүрексез йөрергә мөмкин булган иң түбән температура -5º С тәшкил итә. Бу вакытта һава коры, җилсез булырга тиеш. Кар, яңгыр яуса, салкын җил искәндә, баш киемен уңай температурада да кияргә кирәк.

Артык суыну иммунитетның гомуми кимүенә һәм кискен ялкынсыну процессларының үсеш куркынычы артуга китерә. Баш мие тышчасының ялкынсынуы — менингит аеруча куркыныч тудыра, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot