news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хөкүмәт рәсми рөхсәте булмаган кайбер даруларны Россиягә алып керергә рөхсәт итәчәк

Бу хакта карар закон дәрәҗәсендә кабул ителгән инде, препаратлар үзәкләштерелгән рәвештә кертеләчәк.

Хөкүмәт рәсми рөхсәте булмаган кайбер даруларны Россиягә алып керергә рөхсәт итәчәк
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Александра Давыдова). 2019 елда дәүләт сатып алулары өзелү сәбәпле, Россиянең кайбер төбәкләрендә дарулар белән тәэмин итүдә өзеклекләр килеп чыккан. Бу хакта Федераль Җыенга Юлламада Россия Президенты Владимир Путин әйтте.

«Кайбер түрәләр канцтоварлар сатып алу турында сүз барган кебек кенә фикер йөртте: „бәла түгел, яңа конкурслар игълан итәбез“. Әмма кешеләр бик мөһим, тормыш өчен кирәкле даруларсыз калды. Мондый хәлләр бүтән беркайчан да кабатланырга тиеш түгел», — диде Президент.

Ул шулай ук 2020 елда Россиядә препаратларны алучыларның бердәм үтәли регистры эшли башлаячак. Дарулар мохтаҗларга федераль яки төбәк ташламалары буенча бушлай яки зур ташлама белән биреләчәк, диде.

«Шулай ук Россиягә кертүгә рәсми рөхсәт бирелмәгән аерым махсус препаратларны рәсми рәвештә һәм үзәкләштереп кертергә мөмкинлек бирә торган закон чыгару карары кабул ителде. Кешеләр, бигрәк тә авыру балаларның ата-аналары, кирәкле даруларны законлы рәвештә алу мөмкин булмаган очракта, котылгысыз хәлдә калмасын өчен, Хөкүмәтнең кыска вакыт эчендә бу эшне җайга салуын сорыйм», — диде Владимир Путин.

Президент быелдан дару препаратларының сыйфатына контроль дә үзгәрәчәк, дип өстәде. Ул фармоешмаларда гына түгел, даруларны әйләнешенең барлык этапларында да, шул исәптән даруханә челтәрләрендә дә көчәйтеләчәк.

Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100