Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстанда коронавирусның 179 яңа очрагы теркәлгән
Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 2 231 564 кеше коронавирустан вакцинация узган.
(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 179 яңа очрагы теркәлгән. Дүрт кеше чирне республикадан читтә йоктырган, калганнары авыру кеше белән аралашканда эләктергән.
«79 кеше хастаханәгә салынган, 100 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.
Казанда 76 кеше, Чаллыда 30 кеше, Түбән Камада 11 кеше, Кукмарада 8 кеше ковид йоктырган. Шулай ук Әлмәттә алты, Нурлат һәм Чистай районнарында бишәр, Яшел Үзән, Зәй, Тукай районнарында дүртәр, Алабуга, Лениногорск, Питрәч, Спаста өчәр, Биектау, Сабада икешәр, Актаныш, Алексеевск, Арча, Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан, Лаеш, Минзәлә, Теләче, Чирмешән районнарында берәр кешенең коронавирус белән авыртуы ачыкланган.
Бүгенгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда «коронавирус инфекциясе» диагнозы 40 973 тапкыр куелган. Республикада 34 117 кеше (узган тәүлектә — 268 кеше) коронавирустан терелгән.
Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 2 231 564 кеше коронавирустан вакцинация узган. Республикада яшәүче 1 857 452 кеше вакцинаның икенче дозасын, ә бер көндә 7 803 кеше ковидка каршы прививка ясаткан.
Коронавирустан вакцинация ясату өчен Россия дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы, Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша язылырга, 122 бердәм номерына, күпфункцияле үзәккә һәм поликлиникага шалтыратырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз