news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда катгый чикләүләр нәтиҗәсендә ковид белән авыручылар саны кимеде

Бүгенге көндә республикада олы кешеләрнең 72 процентка якыны прививка ясаткан. 

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда 22 ноябрьдән теләсә кайсы җәмәгать транспортында йөрү өчен QR-кодлар кертелде. Чикләү чарасы уңай нәтиҗәләргә китерде.

Транспорт өчен чикләүләр кертелгәнче, авыручылар саны атна саен 19 процентка арта иде, дип сөйләде 19 ноябрьдә матбугат конференциясендә Татарстанның баш санитария табибы урынбасары Любовь Авдонина. Ул көнне республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгында тәүлегенә 267 авыру теркәлгән, йоктыручыларның гомуми саны 35 меңнән артып киткән.

Әмма чикләү чарасы кертелгәннән соң 23 көн узгач, уңай нәтиҗәләр барлыкка килде. Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар кими башлады.

«Без 47 атнадан башлап авыручылар саны кимү тенденциясен билгеләп үтәбез. Узган атнада кимү тенденциясе саклана — авыручылар саны алдагы атнадан 8 процентка түбәнрәк», — диде узган җомгада Любовь Авдонина.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында шулай ук авырулар саны кимүе турында әйтәләр. Кичә, 13 декабрьдә, Covid-19 йоктыруның 187 очрагы теркәлгән.

Өстәвенә, чикләүләр прививка кампаниясе темпларын тизләтте. Хәзер Татарстанда яңа коронавирус инфекциясенә каршы популяцион иммунитет 80 процентка якынлаша, дип хәбәр иттеләр Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә. Бүгенге көндә республикада олы кешеләрнең 72 процентка якыны прививка ясаткан. 

Коронавирустан вакцинация статистикасы сайты мәгълүматлары буенча, хәзер Татарстан Россиянең барлык төбәкләре арасында алтынчы урында тора, әле күптән түгел генә 64нче урында иде.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100