news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб: Коронавирусның «дельта» һәм «омикрон» штаммыннан битлек сакламый

Битлекнең нәтиҗәлелеге ковидның «дельта» һәм «омикрон» штаммнары бүлеп бирә торган вирус өлешләренең күп булуы аркасында кими.

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Коронавирусның «дельта» һәм «омикрон» штаммнарыннан саклану өчен битлек киеп йөрү генә аз. Бу хакта иммунолог, медицина фәннәре кандидаты Николай Крючковка сылтама белән ura.ru сайты хәбәр итә.

Крючков аңлатканча, бу очракта битлекнең нәтиҗәлелеге ковидның «дельта» һәм «омикрон» штаммнары бүлеп бирә торган вирус өлешләренең күп булуы аркасында кими.

«Вируслы кисәкчәләр күбрәк булган саен, тирә-юньдәгеләргә әлеге вирусны йоктыру җиңелрәк. Тирә-юньдәгеләргә чирне йоктыру өчен төчкерү, ютәлләү дә кирәк түгел, сулау да җитә. Шунлыктан битлек авырудан коткарып кала алмый», — дип өстәде эксперт.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100