Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Сингапурда балаларга коронавирустан прививка ясый башлыйлар
Ай ахырына кадәр прививканы 3-5нче сыйныф укучылары, кече яшьтәге балалар - киләсе ел башында ясата алачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Киләсе атнадан Сингапурда биш яшьтән алып унике яшькә кадәрге балалар арасында коронавирустан вакцинация ясау өчен язылу башлана. Мәгълүмат илнең Оборона министрлыгы башлыгы Чань Чунь син битендә урнаштырылган.
«Беренче этапта, ай ахырына кадәр, прививканы 3-5нче сыйныф укучылары, кече яшьтәге балалар - киләсе ел башында ясата алачак», — дип китерә аның сүзләрен ТАСС.
Балаларга вакцина ясау махсус дозалар килеп җиткәннән соң һәм прививка ясау кампаниясе планын формалаштырганнан соң башланачак.
Министр сүзләренчә, коронавирус инфекциясеннән әлеге яшь категориясендәге 300 меңнән артык балага прививка ясатырга тәкъдим итәчәк. Шулай ук вакцина Сингапурда даими яшәүче чит ил кешеләренә дә ясалачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз