news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Песков: Россия сәламәтлек саклау системасы яңа штамм аркасындагы йөкләнешкә әзер

13 декабрьдә Бөекбританиядә коронавирусның яңа мутациясеннән беренче үлем очрагы теркәлгән.

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Коронавирусның яңа штаммы таралу сәбәпле, Россия сәламәтлек саклау системасы мөмкин булган йөкләнешләргә әзер. Россия коронавирус авыруының ике дулкыны аша узды һәм билгеле бер тәҗрибә туплады.

«Безнең хөкүмәт штабы эше ярдәмендә бөтен логистика сәламәтлек саклау системасына экстремаль йөкләнешкә әзер икәнен беләсез. Коронавирусның ике дулкынын уздык. Без тәҗрибә туплануын күрәбез», — дип хәбәр итә РИА Новости Россия башлыгы матбугат секретаре Дмитрий Песков сүзләрен китереп.

Кремль вәкиле сүзләренчә, Россия хакимиятләре «омикрон»ның куркынычын бәяләп, иң яхшыга өметләнергә, ләкин иң начарына әзер булырга кирәклегеннән чыгып эш итәләр.

Шулай ук яңа мутация әлегә җитәрлек өйрәнелмәгән, диде Песков.

«Шуңа күрә бу куркыныч яки куркынычсыз, дәвалана яки дәваланмый, үлем куркынычы булу булмауны аңлау өчен эшләргә кирәк әле. Әлбәттә, бу яңа штамм, бу яңа куркыныч», — диде ул.

32 мутацияле B.1.1.529 штаммы беренче тапкыр Ботсванда табылган. Галимнәр аны кеше организмда иммунитет начараю яки хайваннардан йогу аркасында барлыкка килергә мөмкин булуын фаразлаган. 

13 декабрьдә Бөекбританиядә коронавирусның яңа мутациясеннән беренче үлем очрагы теркәлгән.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100