news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Инфекционист: Ковидтан төрле вакциналар белән прививка ясатырга ярый

Төрле җитештерүчеләрнең вакциналары организмга бертөрле йогынты ясый, чөнки аларның төп максаты — коронавирус инфекциясенә каршы тору.

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). Төрле җитештерүчеләрнең вакциналары организмга бертөрле йогынты ясый, чөнки аларның төп максаты — коронавирус инфекциясенә каршы тору. Шуңа күрә аларның комбинациясе кеше өчен куркыныч түгел.

«Төрле җитештерүчеләрнең вакцинасын ясату мөмкин. Барлык җитештерүчеләр дә антиген сыйфатында шул бер үк S-аксымын куллана. Төрле вакциналарда антигенны тапшыру ысуллары төрле, әмма вакцинация принцибы шул ук — организмны вирустан саклау», — дип сөйләде РИА Новости агентлыгына инфекционист Андрей Поздняков.

Прививка ясатканнан соң кеше организмында иммунитет формалаша, ул коронавирусның S-аксымына антитәнчекләр синтезы һәм Т-күзәнәк белән каршы тора. Шулай итеп, төрле препаратлар бер үк процесска юнәлдерелгән.

Төрле вакциналар белән прививка ясатудан клиник файда булырга мөмкин, чөнки антигеннар никадәр төрлерәк булган саен организм вируска һәм аның мутацияләренә әзерлеклерәк булачак, диде Поздняков мондый прививкадан нәтиҗәгә бәя биреп.

«Без В гепатиты, энцефалит, грипп һәм башка авырулар вакциналарын да кушабыз», — дип искәртте ул.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100