news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 11 мең кеше коронавирустан түләүсез дарулар алган

Түләүсез препаратларны коронавируска үткәрелгән ПЦР-тестлары расланган татарстанлыларга гына түгел, ОРВИ симптомнары булган яки вируслы пневмониядән интеккән пациентларга да бирәләр.

Татарстанда 11 мең кеше коронавирустан түләүсез дарулар алган
Салават Камалетдинов

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда 11 меңгә якын кеше яңа коронавирус инфекциясеннән түләүсез дарулар алган. Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Бүгенге көндә Татарстанда 11 меңгә якын кешегә даруны өйләренә китереп бирделәр», — дип искәртте спикер.

Фәридә Яркәева билгеләп үткәнчә, бушлай препаратларны коронавируска үткәрелгән ПЦР-тестлары расланган татарстанлыларга гына түгел, ОРВИ симптомнары булган яки вируслы пневмониядән интеккән пациентларга да бирәләр.

Коронавирус инфекциясен һәм пневмонияне дәвалау өчен бушлай препаратларны өйгә ничек китерүләре турында тулырак мәгълүмат белән Sntat.ru порталында танышырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100