news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 69 очрагы теркәлгән

Бүгенге көндә республикада Covid-19 инфекциясенең 9180 очрагы ачыкланган.

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирусның 69 очрагы теркәлгән

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда тәүлек эчендә яңа коронавирус вирусы белән зарарлануның 69 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Аларның бишесе читтән кертелгән, 64е авыру кеше белән контактка керү юлы белән йоктырылган. 6 кеше хастаханәгә салынган, 63 кеше өйдә дәвалана», — диелә хәбәрдә.

Чир йоктыручыларның күбесе 30дан 50 яшькә кадәргеләр арасында – алар 37 кеше.

Бүгенге көндә республикада Covid-19 инфекциясенең 9180 очрагы теркәлгән.

8075 кеше, шул исәптән 45е узган тәүлектә, терелгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100