news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Сovid белән зарарланган кешеләр саны аз булган төбәкләр исемлегенә кергән

Республикада авырулар саны, тулаем ил буенча да, арта бара.

Татарстан Сovid белән зарарланган кешеләр саны аз булган төбәкләр исемлегенә кергән

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Инфекция таралуга карамастан, Татарстан Covid-19 коронавирусы белән авыручылар санының иң аз темплары булган Россия төбәкләре арасында тора. Бу хакта РФ стопкоронавирус сайты хәбәр итә.

«Тәүлек эчендә үсеш темплары иң аз булган субъектлар: <...> Ямал-Ненец АҖ, Калмыкия Республикасы, Карачай-Черкес Республикасы, Кабарда-Балкар Республикасы, Мәскәү өлкәсе, Свердловск өлкәсе, Чувашия Республикасы, Краснодар крае, Татарстан Республикасы – 0,8 процент», – диелә инфекциягә каршы көрәш буенча федераль оператив штаб хәбәрендә.

Авыручылар санының барыннан да әкренрәк артуы Дагыстанда – көненә 0,6 процент күзәтелә. Мари Эл Республикасында һәм Ханты-Манси автономияле округында авыру бераз тизрәк тарала, анда көндәлек үсеш 0,7 процентка тиң.

Шул ук вакытта Россия буенча Covid-19 авырулары саны тәүлегенә 1,2 процентка арта. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100