Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Табиб коронавирус эләкмәсен өчен җәмәгать урыннарында сөйләшмәскә киңәш итә
Сөйләшкәндә авыру кеше вируслы кисәкчекләрне күбрәк тарата.
(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирус пандемиясе вакытында җәмәгать урыннарында сөйләшүчеләрдән читтәрәк булырга кирәк. Бу хакта «Лидер-Медицина» медицина үзәге баш табибы, инфекционист һәм вакцинолог Евгений Тимаков белдерде. Бу хакта Sputnik радиосы хәбәр итә.
Covid белән зарарланган кеше теләсә кайсы җәмәгать урынында табыла. Авыру сулаганда вирус тарала, ә сөйләшкәндә бу эффект көчәя, дип аңлатты белгеч.
«Битлексез бер метр ярымлык социаль дистанция бу очракта нәтиҗәсез булырга мөмкин. <...> Битлек кигән килеш сөйләшергә кирәк. Сөйләшкәндә кеше битлек аркасында начар ишетсә һәм аны салырга туры килсә, бер-береңнән, ким дигәндә, метр ярымга читкә китәргә кирәк», – дип искәртте табиб.
Моннан тыш, Тимаков сөйләшкәндә хис-тойгыларны туктатырга тәкъдим итте. Дулкынланган кеше кычкырып сөйли һәм, димәк, вируслы кисәкчәләрне күбрәк тарата.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз