news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эксперт COVID-19 авыруыннан соң өзлегүләр турында сөйләде

COVID-19 белән чирләгәннән соң йөрәк авырулары симптомнары барлыкка килгәндә шунда ук белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 Эксперт COVID-19 авыруыннан соң өзлегүләр турында сөйләде

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Йөрәк-кан тамырлары системасы ягыннан өзлегүләр еш кына коронавирус инфекциясе вакытында үсеш ала. COVID-19 белән чирләгәннән соң йөрәк авырулары симптомнары барлыкка килгәндә шунда ук белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу хакта В.А. Алмазов исемендәге фәнни-тикшеренү үзәге генераль директоры, РФА академигы, Россия кардиология җәмгыяте президенты Евгений Шляхтога сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Коронавирус вакытында еш кына йөрәк-кан тамырлары системасында өзлегүләр күзәтелә. Авыру кичергәннән соң тын алу авырлашу озак вакытка сузылса, буылу өянәге булса, аяклар шешенсә, йөрәк тибеше тукталышлар белән кабатланса, белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк», - дип китерә Шляхто киңәшен Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. 

Ул пандемия чорында хроник йөрәк-кан тамырлары авырулары булган пациентларга сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен сакларга, тәкъдим ителгән диетаны үтәргә, шулай ук белгеч билгеләгән препаратларны кабул итәргә кирәклеген искәртә.

Шул ук вакытта дәвалау схемаларын коррекцияләү өчен принципиаль әһәмияткә ия булмаган планлы тикшеренүләр эпидемиологик вазгыять нигезендә кичектерелергә мөмкин, дип белдерә Шляхто.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100