news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Covid-19 вирусының иң куркыныч төрен атадылар

Коронавирус йогышының иң киң таралган төре ОРЗ симптомнары белән үрелеп бара.

Covid-19 вирусының иң куркыныч төрен атадылар

(Казан, 14 ноябрь, «Татар-информ»). Коронавирус вирусының иң куркыныч төре - ул вируслы пневмония белән үрелеп бара торганы. Бу хакта «Россия 1» телеканалы эфирында табиб Александр Мясников хәбәр итте.

Табиб авыруның барлыгы өч төрен билгеләде. Иң куркынычы - вируслы пневмония белән бергә үтә торганы. Андый төр пациентларның 10 процентында очрый. Ул хроник авырулар булган кешеләр өчен аеруча куркыныч тудыра. Мясников мәгълүматларына караганда, авыруның мондый төре белән авырып үлүчеләр саны якынча 30 процент тәшкил итә.

Тагын бер төре — симптомнар булмау: «анализ уңай булганда, авыру бернинди зарарлану билгеләрен дә сизмәскә мөмкин», - дип сөйләде ул.

Һәм, ниһаять, өченче төре - ОРЗ симптомнары белән үрелеп барган коронавирус инфекциясе. Бу төр иң таралганы. 2019 елда ачыкланган барлык ОРЗ белән авыручыларның 30 проценты шулай ук төрле типтагы коронавируслар белән бәйле.

news_right_1
news_right_2
news_bot