news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Офтальмолог: Ковид белән авырган кешеләр арасында күз авырулары күзәтелә

«Ковидтан соң кеше күзендә үзгәреш сизгән икән, әлбәттә, офтальмологка барырга кирәк», — дип киңәш итте табиб.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Табиблар ковид белән авырганнан соң күрү сәләте бозылу ихтималын әйтә. Шундый берничә пациент Республика офтальмология клиник хастаханәсендә дәваланган.

 «Соңгы вакытта безнең клиникага күрү сәләте бозылган, хәтта тулысынча сукырайган пациентлар килә башлады. Бу бигрәк тә ковидны бик авыр кичергән кешеләргә кагыла. Операция ясадык. Без операция барышында пневмония вакытында була торган тайпылышларны күз эчендә дә булганын ачыкладык», — диде хастаханәнең түләүле хезмәтләр бүлеге мөдире Илсөяр Сабирова.

Ул коронавирустан соң пациентларның күрү сәләте кимү мөмкинлеген, пациентның уңайсызлык сизүен, төс аеру сәләте үзгәргәнен, кешенең начар хәрәкәтләнә башлануын, күз алдындагы әйберләр икегә аерылып торуын, төнлә начар күрү мөмкинлеген әйтте.

«Увеитлар (күз алмасының тамырлы тышчасы ялкынсынуы) башка факторларга кагылмый, алар нәкъ менә ковид инфекциясенә хас», — диде офтальмохирург.

«Ковидтан соң кеше күзендә үзгәреш сизгән икән, әлбәттә, офтальмологка барырга кирәк», — дип киңәш итте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100