Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Михаил Мурашко үзизоляциягә киткән олы яшьтәге табибларның эшкә кайтуын сорады
Россиядә коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны арта, күп кенә төбәкләр өстәмә чикләү чаралары кертә.
(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). РФ сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко коронавируска каршы прививка ясаткан, 60 яшьтән өлкәнрәк һәм үзизоляциягә киткән табибларның үз эш урыннарына кайтуын сорады. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Олы яшьтәге медицина хезмәткәрләренең бер өлеше илдә эпидемия башланыр алдыннан, өлкәннәрне изоляцияләү буенча чаралар игълан ителү сәбәпле, пенсиягә киткән иде. Бүген инде вакцина бар», — дип искәртте министр Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты утырышында.
Россиядә коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны арта, күп кенә төбәкләр өстәмә чикләү чаралары кертә. Вакцинация коронавирустан саклануның иң ышанычлы алымы булып кала.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз