news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ковид белән авыручылар 2022 елда реабилитация уза алачак

Хәзерге вакытта мондый тернәкләндерү комплексына нинди медицина ярдәме керәчәге хәл ителә.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Covid-19 коронавирусы кичергән татарстанлылар сырхауханәләрдә реабилитация уза алачак. Хәзерге вакытта мондый тернәкләндерү комплексына нинди медицина ярдәме керәчәге хәл ителә. Бу хакта ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында ТР Мәҗбүри медицина иминияте Территориаль фонды директоры урынбасары Гүзәлия Зәкәриева хәбәр итте.

«Беренче тапкыр Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетында 2022 елдан башлап амбулатор шартларда реабилитация нормативлары билгеләнә. Реабилитация күләме нормативы, тулаем алганда, арта. Коронавирус кичерүчеләр өчен реабилитация кертелә. Ким дигәндә җиде тапкыр бару карала. Комплекслы реабилитация бәясе 18,4 мең сум дип бәяләнә. Федераль дәрәҗәдә аңа нәрсә керәчәге турында аңлатмалар әзерләнә», - дип сөйләде докладчы.

Моннан тыш, киләсе елда Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетында Covid-19 авыруы кичергән затларны тирәнтен диспансерлаштыруга аерым чаралар планлаштырылган.

«Ихтыяҗларны исәпкә алып, коронавирус йогышын ачыклауга КТ-тикшеренүләре, тест үткәрү шактый арту планлаштырыла», – диде Зәкәриева.

2022 елда Татарстанның Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетында керемнәр 63,7 млрд сум тәшкил итәчәк, чыгымнар – 63,8 млрд сум, дефицит – 84,8 млн сум көтелә.

Республика бюджетыннан сәламәтлек саклауга киләсе елда 30,9 млрд сум юнәлтеләчәк, шул исәптән стационар медицина ярдәменә – 10,3 млрд сум, амбулатор ярдәмгә – 2,8 млрд сум, ашыгыч медицина ярдәменә – 342,4 млн сум.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100