news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавируска карата табигый иммунитетның күпме дәвам итүе ачыкланды

Швеция, Италия, Германия, Швейцария һәм Кытай галимнәре коронавирус инфекциясе белән авыр һәм җиңел формада чирләгән 136 пациентның 188 кан үрнәген өйрәнгән.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясен кичергән кешеләрдә авырганнан соң беренче ярты елда антитәнчекләр күләме акрынлап кими. Шулай да соңыннан аларның күләме 15 айга кадәр тотрыклы кала.

Швеция, Италия, Германия, Швейцария һәм Кытай галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән. Алар коронавирус инфекциясе белән авыр һәм җиңел формада чирләгән 136 пациентның 188 кан үрнәген өйрәнгән. Аларның эш нәтиҗәсе bioRxiv препринтлар порталында дөнья күргән мәкаләдә тәкъдим ителгән, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

«Коронавирус йоктыргач та 15нче көннән 28нче көнгә кадәр иң югары күрсәткечләргә ирешкәннән соң IgG антитәнчекләренең иммун җавабы һәм составында антитәнчекләр булган плазмалар вакыт үтү белән акрынлап кимегән, әмма алты айдан соң тигезләшкән», — дип аңлата белгечләр.

Җыелган мәгълүматлардан күренгәнчә, коронавирус кичергән кешеләрдә плазманың нейтральләштерү сәләте авыруның беренче симптомнары барлыкка килгәннән соң 15 айга кадәр саклана. Шул рәвешле, SARS-CoV-2гә карата иммунитетның шактый озак дәвам итүе ачыкланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100