news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирусның 36 яңа очрагы ачыкланган

Татарстанда яшәүче ике кеше вирусны республикадан читтә йоктырган, калган очраклар аралашу юлы белән йоктырылган.

Татарстанда коронавирусның 36 яңа очрагы ачыкланган

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда 36 кеше коронавирус белән авыруы ачыкланган, аларның икесе вирусны республикадан читтә йоктырган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«13 пациент хастаханәдә, 23 кеше өйдә дәвалана», — диелә хәбәрдә.

Авыру йоктыручыларның күбесе 30-50 (12 кеше), 70-80 (9 кеше) һәм 50-60 (8 кеше) яшьлекләр.

Авыру очракларының иң күбе Казанда теркәлгән — монда 23 кеше авырган. Яшел Үзәндә өч, Буа, Югары Ослан, Лаеш районнарында икешәр, Әгерҗе, Биектау, Питрәч һәм Сарман районнарында берешәр кеше вирус йоктырган.  

Коронавирус инфекциясе тарала башлаганнан бирле республикада барлыгы 7654 кеше авырган, 6484 кеше дәваланып беткән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100