news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус белән авыручы балалар саны 5 проценттан артмый

Татарстанда Covid-19 буенча гомуми статистиканың 30 проценты 18-39 яшьлек кешеләрдән тора.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда коронавирус белән авырган балалар саны 5 процент чамасы тәшкил итә. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы урынбасары Любовь Авдонина әйтте.

«Авырган балаларның саны — 5 процентка тулып җитми. Бүгенгә 332 бала яңа коронавирус инфекциясе белән авырган, бу 4,4 процентны тәшкил итә», — диде спикер.  

Любовь Авдонина әйтүенчә, республикада коронавирус белән авырган балигъ булмаган балалар саны үзгәрми.

Татарстанда яшәүче 18-39 яшьлекләр статистиканың 30 процентын алып тора. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100