news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сәламәтлек саклау министрлыгы Студентлар сырхауханәсендә чират сәбәбен аңлатты

Студентлар, озын чиратка зарланып, социаль челтәрләрдә язалар.

Сәламәтлек саклау министрлыгы Студентлар сырхауханәсендә чират сәбәбен аңлатты
Михаил Захаров

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). «ВКонтакте» социаль челтәрендә Казан төркемнәренең берсендә Универсиада авылындагы студентлар сырхауханәсендә чиратның күп булуына зарланганнар.

«Универсиада Авылындагы студентлар сырхауханәсендә терапевтка керү өчен менә шундый „тере“ чират. Берничә сәгать торырга туры килә! Ачуны китерә, туйдырды инде бу!», — дип язган постның аноним авторы.

Бу язма турында Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы аңлатма бирде. Министрлыкның матбугат хезмәтендә «Татар-информ» га медицина оешмасындагы чиратның сәбәбен әйттеләр.

«Табибка чиратның сәбәбе — ОРВИ белән авыручыларның һәм уку йортында дәресләргә йөрүдән азат итә торган белешмәгә мохтаҗ булучыларның артуы», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Сәламәтлек саклау министрлыгында әйтүләренчә, хәзер студентлар сырхауханәсендә пациентларны бер сменада өч участок терапевты кабул итә.

Алдарак «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан халкы кискен респиратор вирус инфекцияләре симптомнары барлыкка килгәндә, табибларны өйгә ешрак чакырта башлаган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100