news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә коронавирустан икенче вакцинаны теркәделәр

«Вектор» үзәгенең теркәү таныклыгын алуы турында Россия Хөкүмәте белән киңәшмәдә Владимир Путин сөйләде.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирустан икенче вакцина теркәлде. Бу хакта Россия Федерациясе Хөкүмәте әгъзалары белән чираттагы киңәшмәдә РФ Президенты Владимир Путин сөйләде.

«Новосибирскиның «Вектор» үзәге бүген коронавируска каршы Россиянең икенче вакцинасын — «ЭпиВакКорон»ны теркәде», — дип хәбәр итә дәүләт башлыгының матбугат хезмәте.

Вакцина вирус фрагментлары — синтетик пептид антиген булу белән аерылып тора. Препарат иммун реакциясен булдырып, алга таба иммунитет булдырырга ярдәм итә.

Препаратны беренчеләрдән клиник сынауларда катнашучылар кулланып караячак. Шулай ук үзәк белгечләре 60 яшьтән өлкәнрәк 150 кеше арасында аерым клиник тикшеренү уздырачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100