news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә коронавируска каршы көрәшүче табибларга түләү системасы яңартыла

Коронавирус пандемиясе башланганнан алып, Федерация субъектларына Covid-19 белән көрәшкә 300 миллиард сум чамасы акча җибәрелгән.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә ноябрьдән башлап коронавирус йоктырган пациентлар белән эшләүче медикларга түләүләр системасы үзгәрәчәк. Хәзер аңа күчү өчен документлар әзерләнә. Бу хакта Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Медицина хезмәткәрләренә барлык түләүләр дә төбәкләргә вакытында килә, дип сөйләде министр.

«Барлык түләүләр дә төбәкләргә үз вакытында күчерелә. Хөкүмәт бу мәсьәләне контрольдә тота», — дип уртаклашты Михаил Мурашко.

Аның мәгълүматлары буенча, пандемия башланганнан бирле Федерация субъектларына коронавирус инфекциясенә каршы көрәшкә 300 миллиард сумга якын акча җибәрелгән. Бу акчаларга ковид-пациентлар өчен койкалар фонды формалаштырылган, медицина хезмәткәрләренә түләүләр башкарылган, ашыгыч ярдәм машиналары кайтарылган.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Россиядә Covid-19 пандемиясе чорында медиклар хезмәтенә истәлекле 25 сумлык тәңкәне багышлаганнар. Аның тиражы 5 миллион данә тәшкил итәчәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100