news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россия халкына җәмәгать урыннарында йөрми торырга киңәш итәләр

Коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб битлек кияргә һәм антисептик кулланырга кирәлеген искәртә.

Россия халкына җәмәгать урыннарында йөрми торырга киңәш итәләр
Рамил Гали

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штаб җәмәгать урыннарында йөрүне киметергә, битлек кияргә һәм антисептик кулланырга киңәш итә. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

«Штаб сәламәтлеккә сакчыл карарга, җәмәгать урыннарына йөрүне киметергә, шәхси саклану чараларын һәм антисептик кулланырга, хәл начарланган очракта өйдә калырга һәм медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәклеген искәртә», — диделәр журналистларга оператив штабта.

news_right_1
news_right_2
news_bot