news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирустан Россия вакцинасын балаларда сынап карарга планлаштыралар

Клиник тәҗрибәләр 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр катнашында сынаулар төгәлләнгәч, 2021 ел урталарында башланырга мөмкин.

(Казан, 14 октябрь, «Татар-информ»). Киләсе елда балалар катнашында «Спутник V» препаратының клиник тәҗрибәләре башланачак. Бу хакта Н.Ф.Гамалея исемендәге үзәк директоры Александр Гинцбургка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Бүген Сәламәтлек саклау министрлыгы 60 яшьтән өлкәнрәкләр катнашында вакцинага тикшеренү уздыруны хуплады. Бу сынаулар 2021 ел урталарында төгәлләнергә тиеш.

«Хәзерге вакытта без Сәламәтлек саклау министрлыгы белән берлектә, киләсе ел уртасында, 60 яшьтән өлкәнрәкләрдә сынау тәмамланганнан соң, әлеге препаратны балаларда тикшерә башларга рөхсәт иткән документлар пакетын эшли башладык», — дип уртаклашты белгеч.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100