news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда тагын 51 кеше коронавирус чирен йоктырган

Авыручыларның күбесе Казанда һәм Чаллыда яши.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус йоктыруның 51 яңа очрагы теркәлгән.

«21 кеше хастаханәгә озатылды, 30 кеше өйдә дәвалана», — диелә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгыннан алынган хәбәрдә.

Казанда 20 кеше авырый, Чаллыда — 14, Яшел Үзән һәм Тукай районнарында — өчәр, Әлмәт, Биектау, Алабуга районнарында — икешәр, Аксубай, Әтнә, Мамадыш, Түбән Кама, Питрәч районнарында берәр кеше авыру йоктырган.

14 сентябрьгә Татарстанда Covid-19 йоктыруның 26 166 очрагы теркәлгән. Барлыгы 22 775 кеше савыккан, шул исәптән узган тәүлектә савыгучылар саны 54 кеше булган.

1 042 261 кеше (үсеш — 3 850) вакцина ясаткан , шулар арасыннан 903 568 кеше икенче прививканы алган.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100