news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә коронавирустан вакцинация үтүчеләргә өч көн ял бирергә тәкъдим иттеләр

Прививкадан соң бирелә торган өстәмә ял көннәре коронавирустан вакцина ясатучылар санын сизелерлек арттырачак дип саный проект авторлары.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирустан вакцинация үтүчеләргә өч көн ял бирергә тәкъдим иттеләр.

Россия Хезмәт министрлыгы башлыгы Антон Котяковка һәм Федерация Советы һәм Дәүләт Думасы спикерлары Валентина Матвиенкога һәм Вячеслав Володинга шундый тәкъдим белән социаль тикшеренүләр һәм гражданлык инициативаларын үстерү институты белгечләре мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итә РИА Новости.

"Һичшиксез, закон нигезендә беркетелгән прививкадан соң бирелә торган өстәмә ял көннәре коронавирустан вакцина ясатучылар санын сизелерлек арттыра алыр иде. Бу исә, үз чиратында, коллектив иммунитетның артуына ярдәм итәчәк», — дип саный мөрәҗәгать авторлары.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100