Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Инфекционист: Коронавирусның дүртенче дулкынында балалар арасында авыручылар артачак
Җәйге дулкыннан зур аерымлыклар булмый. Шул ук вакытта яңа дулкын элеккесеннән кечерәк булмаячак. Һаман да шул «дельта» штамм өстенлек итәчәк, җәй көне авыручыларның санын арттырган «дельта-плюс» та булырга мөмкин.
(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Коронавирусның быел көз көтелә торган яңа дулкыны җәйгесеннән күпкә аерылмый, ләкин берникадәр үзенчәлеге барыбер дә бар.
Ул бер-ике айга кадәр сузылачак. Бу хакта «Инвитро-Сибирь» клиник диагностика лабораториясенең баш табибы, табиб-инфекционист Андрей Поздняков сөйләде.
Россиядә элеккечә иң таралган штамм булып «дельта» кала, аңа көзге чор өчен хас башка респиратор инфекцияләрнең кушылуы да ихтимал. Мондый микст-инфекцияләрнең нәтиҗәләре нинди булыр, әлегә билгесез.
«Җәйге дулкыннан зур аерымлыклар булмый. Шул ук вакытта яңа дулкын элеккесеннән кечерәк булмаячак. Һаман да шул «дельта» штамм өстенлек итәчәк, җәй көне авыручыларның санын арттырган «дельта-плюс» та булырга мөмкин. Яшенә карамастан, организмы сизгер кешеләр авырыячак», — дип белдерде эксперт», — дип яза РИА Новости.
Дүртенче дулкынның тагын бер үзенчәлеге булып балалар арасында авыручыларның артуы күзәтелергә мөмкин. Бу яңа уку елы, мәктәпләр һәм балалар бакчаларының эшли башлавы белән бәйле.
Инфекционист коронавирусның яңа дулкыны килү якынча берәр айдан көтелүен әйтте һәм гражданнарны «вакцина дефициты яки башка төрле форс-мажор хәлләр башланганчы» Covid-19 вирусыннан прививка ясатырга чакырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз