news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиянең Covid-19 инфекциясеннән икенче вакцинасы ноябрьдә чыга башларга мөмкин

«Вектор» үзәге эшләгән коронавирус инфекциясеннән препаратны клиник сынау 30 сентябрьгә тәмамланачак.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Россиянең Covid-19 инфекциясеннән икенче вакцинасы ноябрьдә чыга башларга мөмкин. Бу хакта «Вектор» үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Илназ Иматдиновка сылтама белән «Известия» хәбәр итә.

«Препарат теркәлгәннән соң, киңәйтелгән клиник тикшеренүләр өчен беренче серияләр ноябрьдә чыгарылачак дип планлаштырыла», — диде ул.

Моннан тыш, белгеч әлеге вакцина сынауларында катнашучыларның барысының да коронавирус инфекциясенә каршы антитәнчекләр табылуы турында сөйләде. Кабат вакцинациядән соң йөз кешенең алтысы гына авыртуга зарланып мөрәҗәгать итте.

Коронавирус инфекциясеннән икенче вакцинаны клиник сынаулары 30 сентябрьгә тәмамланачак, дип хәбәр итте Россия Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәте җитәкчесе Анна Попова. Тикшеренүдә 300 кеше катнашты. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100