news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә грипптан вакцина сатып алу өчен өстәмә 4,1 млрд сум бүлеп бирелгән

Акчалар Россия Хөкүмәтенең резерв фондыннан биреләчәк.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Грипптан өстәмә вакциналар сатып алу өчен Россия Хөкүмәте 4,1 млрд сум бүлеп бирде. Әлеге карар Министрлар кабинеты сайтында басылып чыккан.

«2020 елда грипп профилактикасы өчен 8048706 өч валентлы вакцина дозасы һәм 7500000 квадривалент вакцина дозасы сатып алу өчен, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгына Россия Федерациясе Хөкүмәтенең резерв фондыннан 4100 млн сум күләмендә бюджет акчасы бүлеп бирергә», — дип язылган документта.

Быелгы көзге-кышкы сезонда препаратлар сатып алу өчен федераль бюджеттан 22,5 млрд сум каралган булган инде. Өстәмә акчалар хисабына 15,5 млн доза вакцина сатып алыначак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100