news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мурашко коронавирус белән авыручылар санының артуын отпусклар белән бәйли

Тулаем алганда, сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы фикеренчә, Covid-19 белән хәл тотрыклы кала.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Россиянең кайбер төбәкләрендә яңа Covid-19 коронавирусы белән авыручылар санының бераз артуы, аерым алганда, ял итүчеләрнең яллардан кайтуы белән бәйле. Бу хакта РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко «Россия 1» телеканалында «Вести недели» программасына биргән интервьюсында белдерде.

«Без вазгыятьнең шактый тотрыклы булуын күрәбез, әмма россиялеләрнең яллардан кайтуына бәйле рәвештә, кайбер төбәкләр буенча пациентлар санының бераз артуы күзәтелә», — диде Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчесе.

Моннан тыш, Мурашко, микст-инфекциянең авыр нәтиҗәләрен булдырмас өчен, гриппка каршы вакцинация ясау кирәклеген искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100