news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Эксперт: Вирус мутацияләнүен дәвам итсә, коронавирустан үлүчеләр саны артырга мөмкин

Саклануның бердәнбер алымы – вирус вакцинага ияләшергә өлгермәсен өчен, дөньяда мөмкин кадәр күбрәк кешене максималь кыска вакыт эчендә вакцинацияләү.

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Вирус алга таба мутацияләнүен дәвам итсә, яңа коронавирус инфекциясеннән үлүчеләр саны артырга мөмкин. Саклануның бердәнбер алымы – вирус вакцинага ияләшергә өлгермәсен өчен, дөньяда мөмкин кадәр күбрәк кешене максималь кыска вакыт эчендә вакцинацияләү. Бу хакта ТАСС агентлыгы аеруча куркыныч инфекцияләр буенча белгеч, табиб-иммунолог, медицина фәннәре докторы Владислав Жемчуговка сылтама белән хәбәр итә.

Яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча федераль оператив штабның соңгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, Россиядә коронавирустан үлүчеләр саны бер тәүлек эчендә пандемия тарихында тәүге тапкыр 815кә (бер көн элек 808 иде) җитте. Шартлы үлем-китем очраклары 2,58 процентка кадәр артты, диелә штаб мәгълүматларында.

«Штамм үзгәргән очракта, вафат булучылар артырга мөмкин. Ә ул вирус өчен зур файда алу ягына таба үзгәрә, ягъни таралу, күзәнәкләргә үтеп керү тизлегенә ярдәм итә торган мутацияләр сайлап алына», - диде Жемчугов.

Ул билгеләп үткәнчә, вирусның мондый адаптациясе — шул исәптән вакцинациягә җавап та. «Чөнки вакцинация — куәтле селекция факторы. Яңа штаммнар вакцина иммунитеты йогынтысыннан качачак. Бу – нормаль логик элемтә», - диде белгеч.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100