news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктырган кешеләр саны алты меңгә җиткән

Соңгы тәүлектә республикада коронавирус инфекциясенең 30 яңа очрагы ачыкланган.

Татарстанда коронавирус инфекциясе йоктырган кешеләр саны алты меңгә җиткән

(Казан, 14 август, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 30 яңа очрагы ачыкланган. ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган брифингта шулай дип белдерде.

«Узган тәүлектә республикада коронавирусның 30 яңа очрагы теркәлде. Шул рәвешле, Татарстанда әлеге инфекцияне йоктырган кешеләр саны 6 018 булды», - дип хәбәр итте спикер.

Авдонина сүзләренчә, Татарстанда 915 кеше табиблар күзәтүендә кала.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков республикада соңгы тәүлектә коронавирус белән авырган 36 кешенең терелүен әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot