news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Әхмәтов Минзәлә Үзәк район хастаханәсе эше белән танышты

Очрашу Роспотребнадзор таләпләрен үтәп узды.

Марат Әхмәтов Минзәлә Үзәк район хастаханәсе эше белән танышты
https://minzdrav.tatarstan.ru/tat/

(Казан, 14 август, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Минзәлә Үзәк район хастаханәсе эше белән танышты. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Делегация кабул итү-диагностика бүлегенең эше белән танышты. Марат Әхмәтов пандемия чорында осталыклары, намуслы эшләре өчен табибларга, шәфкать туташларына, барлык медицина хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Минзәлә муниципаль районы башлыгы Татарстан Республикасы җитәкчелегенә «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыруда ярдәм иткән һәм район халкына уңайлы медицина ярдәме күрсәтү өчен шартлар тудырган өчен рәхмәт белдерде.

Чарада шулай ук Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Азат Хамаев һәм Камил Нугаев катнашты.

Очрашу Роспотребнадзор таләпләрен үтәп узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100