news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда коронавирус белән 47 кеше авырган

14 июльгә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 23 047 очрагы теркәлгән.

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Татарстанда тагын 47 кеше яңа коронавирус инфекциясе йоктырган, шуларның 2се читтән кертелгән, 45е - контактлы.

«12 кеше хастаханәгә салынган, 35 кеше өйдә дәвалана», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә.

Казанда — 30, Чаллыда — 4, Лаеш районында — 5, Азнакай, Алексеевск районнарында икешәр, Әгерҗе, Югары Ослан, Алабуга, Саба районнарында берәр авырган кеше ачыкланган.

14 июльгә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 23 047 очрагы теркәлгән.

Барлыгы 20 621 кеше, шул исәптән 51е узган тәүлектә савыккан.

Барлыгы 688 281 кешегә вакцинация ясалган (тәүлек эчендә үсеш 10 303), шуларның 439 857се икенче прививка алган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100