news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда өч кеше ковидка прививкадан соң хастаханәгә аллергия белән мөрәҗәгать иткән

Поллинозның кискен стадиясендә прививка ясаткан кешедә кычыткан бизгәге реакциясе барлыкка килгән.

(Казан, 14 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). 7нче Казан клиник хастаханәсенең аллергология һәм иммунология үзәгенә яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинациядән соң аллергия реакциясе булган өч кеше мөрәҗәгать иткән. Бу хакта вакцинация турында турыдан-туры эфирда үзәк җитәкчесе Гүзәл Закирова сөйләде.

«Хәзер безнең аллергология бүлегендә вакцинадан соңгы реакция белән килгән өч пациент бар», - диде ул.

Аларның беренчесе поллинозның кискен стадиясендә прививка ясаткан, аның чүп үләннәренә аллергиясе бар һәм прививка кычыткан бизгәге реакциясен биргән.

Икенче пациент герпетик инфекция кискенләшкән вакытта укол ясаткан. Бу ике очракта да аларга прививка ясарга ярамый иде.

Өченчесе - алдагы көнне озак вакыт кояшта булган, бу организмда үзенчәлекле булмаган реакция тудырган.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда барлыгы 670 меңнән артык кеше прививка ясаткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100