news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгеч Татарстанда ковид очраклары арту сәбәбен аңлатты

Күбрәк кешегә һәм тизрәк прививка ясаткан очракта, вирусның таралу чылбырлары өзеләчәк.

(Казан, 14 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны арта. Моның сәбәпләрен Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча белгече, баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов аңлатты.

«Коронавирус инфекциясе таралу цикллы процесс: күтәрелешләр аска төшү белән алмашына. Бу процесс беркая да юкка чыкмады, бу коллектив иммунитет яки ниндидер коллектив профилактика чаралары булганчы дәвам итәчәк, чөнки бу вакытта инфекция таралу чылбырлары берләшә яки бозыла», — диде белгеч.

Дмитрий Лопушов әйтүенчә, коллектив иммунитетны ике ысул белән булдырырга мөмкин: яки бар кеше дә ковид белән авырып чыга яки бар кеше дә вакцина ясата.

«Әмма бу процесс вакыт аралыкларына бүленмәскә тиеш. Озаграк дәвам иткән саен, төрле мутацияләр шулкадәр күбрәк килеп чыга. Һәм иммунитет та, шул исәптән авырып алгач барлыкка килә торган иммунитет та сүрелә, шуңа күрә бу процесс чиксез дәвам итәргә мөмкин. Хәзер без вирусны кабат йоктыру очракларын теркибез», — диде табиб.

Ләкин табиблар бар кешенең дә коронавирус белән авыруын юл куя алмый. Бу очракта күп кеше вафат булачак, шулай ук авырудан төрле өзлегүләр килеп чыга һәм тулаем алганда халыкның сәламәтлеге начарланачак.

Әгәр күбрәк кешегә һәм тизрәк прививка ясатып булса, вирусның таралу чылбырлары өзеләчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100