news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб Covid-19 инфекциясе симптомсыз очракларының куркыныч булуы турында әйтте

Тикшеренү 335 мең кеше кейслары (төгәл очраклар) нигезендә үткәрелгән,алар коронавирус инфекциясе белән зарарланган 107 мең авыруның якын даирәсендә булган кешеләр.

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Коронавирусны симптомсыз йөртүчеләрдән йоктыру куркынычы авыру авыр формада үтүче кешеләрдән йоктыруга караганда күпкә югарырак. Бу хакта Мәскәү мэрының социаль үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары Анастасия Раковага сылтама белән «Известия» хәбәр итә.  

Мондый белешмәләр РФ башкаласының Сәламәтлек саклау департаменты белгечләре тарафыннан зарарланган кешеләрнең якын контактлары арасында инфекция таралуны анализлау нигезендә алынган.

Анастасия Ракова сүзләренә караганда, тикшеренү 335 мең кеше кейслары нигезендә үткәрелгән, алар якын даирәдә урнашкан, коронавирус инфекциясе белән зарарланган 107 мең кеше даирәсендә булган. Анализ нәтиҗәләре инфекцияле кешедән йогу ихтималы һәм чирнең авыру үтүе  арасындагы элемтә булмавын күрсәткән.

«Әйтик, авыруны симптомсыз кичерүче якыннары белән аралашканда аңардан кешеләрнең  22 проценты инфекция йоктырган, авыруның җиңел формасы булганнардан — 20 процент, уртача авырлыктагы авыручыдан — 14 процент, авыруның авыр формасы белән дәваланучыдан 15 процент кеше чирләгән», - дип билгеләп үтте Мәскәү мэры урынбасары.

Әмма шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 75 процент очракта симптомсыз йөртүчеләрдән чир йоктырган кешеләрдә дә шулай ук инфекция билгеләре күренми.

Элегрәк табиблар коронавирус янамый торган авырулар категориясен атаган иде, бу хакта «Татар-информ» хәбәр итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100