news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путинга Covid-19 йоктырган пациентларның кан составы үзгәрүе турында сөйләделәр

РФ Президенты Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эндокринологы белән очрашу уздырды.

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Covid-19 коронавирусы глюкозага мохтаҗ, шуңа күрә инфекция белән авыручылар канындагы шикәрнең сизелерлек артуы күзәтелә. Бу хакта «Эндокринологиянең илкүләм медицина тикшеренү үзәге» оешмасы башлыгы, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эндокринологы академик Иван Дедов Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда хәбәр итте.

«Шунысы кызык, коронавирус беркайчан да шикәр диабеты белән авырмаган кешеләрнең канында шикәр дәрәҗәсе ике пунктка күтәрелүен күрсәтә. Ягъни Covid энергия таләп итә, глюкоза исә бик тиз һәм бик нык үзләштерелә», - диде академик. Аның сүзләренә караганда, вирус үз корбаннарының йөрәк, бавыр, мускул тукымаларыннан глюкоза ала.

РФ Президенты белән әңгәмә вакытында Иван Дедов Россиядә эндокрин авырулар белән бәйле вазгыять турында сөйләде. «Шикәр диабеты - бүген дөньяның төп проблемасы. Чынлыкта, бездә якынча 8 миллион шундый кеше бар. Тагын шунысы, теләсә кайсы илдәге кебек, бигрәк тә икенче тибындагысы. Кешеләрнең  хәтта үзләрендә шикәр диабеты икәнлеге башларына да килми», - дип аңлатты дәүләт башлыгы әңгәмәдәше.

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эндокринологы билгеләп үткәнчә, илдә тагын бер проблема бар — ул калкансыман бизнең яман шеше. Бүгенге көндә мондый шеш төре Россия халкының 40 процентында бар. Шул ук вакытта илдә йод дефицитын йодлы тоз ярдәмендә бетерү буенча профилактика алып бару турындагы боерыкка әлегә кадәр кул куелмаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100