news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Галимнәр коронавирустан сакланырга ярдәм итә торган ризыклар хакында сөйләде

Монпелье университеты тикшеренүчеләре кайбер продуктларны куллану һәм коронавирус инфекциясе йоктыру арасындагы элемтәне ачыклаган.

(Казан, 14 июль, «Татар-информ»). Француз галимнәре ашау рационы һәм яңа төрдәге Covid-19 коронавирусы арасындагы элемтә булуын ачыклаган. Бу хакта The Sun газетасына сылтама белән «Известия» хәбәр итә.

Күзәтүләр күрсәткәнчә, коронавирустан үлүчеләр аз булган илләрдә яшәүче кешеләр ферментацияләнгән ризыкны күп куллана икән.

Әйтик, Германия һәм Көньяк Кореядә яшәүчеләр рационына даими рәвештә тозлы кәбестә һәм кимчи (ферментацияләнгән яшелчәләр) керә. Әлеге продуктларның составында иммунитетны ныгыта һәм инфекциянең организмга эләгүен тоткарлый торган антиоксидантлар бар. Шунлыктан әлеге илләрдә яшәүчеләр коронавирус белән авырганнан соң ешрак терелә, дип саный тикшеренүчеләр.

Греция, Болгария һәм Төркиядә дә коронавирустан үлүчеләр күп түгел. Әлеге илләрдә кешеләр составында антиоксидантлар булган йогыртны еш (әмма тозлы кәбестәгә караганда азрак күләмдә) куллана.

news_right_1
news_right_2
news_bot