news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда тагын 30 кеше коронавирус белән авырган

Авыручыларны күбесе Казанда теркәлгән, анда 15 кеше ковид йоктырган.

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктыруның 30 яңа очрагы теркәлгән. Өч кеше чирне республикадан читтә йоктырган,ә 27 кеше авыру кеше белән аралашканда эләктергән.

«14 кеше хастаханәгә салынган, 16 кеше өйдә дәвалана», диелә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Авыручыларны күбесе Казанда теркәлгән, анда 15 кеше ковид йоктырган. Чаллыда чир йоктыруның 8, Мендедеевск районында ике, Әгерҗе, Азнакай, Зәй, Мөслим, Питрәч районнарында берәр очрак теркәлгән.

14 июньгә булган мәгълүматлар буенча, республикада Сovid-19 инфекциясен йоктыруның 21 908 очрагы теркәлгән.

Республикада пандемия башланганнан алып, 19 328 кеше (узган тәүлектә – 17 кеше) коровирустан терелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot