news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Табиб коронавируска тест ясату өчен уңышлы вакыт турында сөйләде

Тест тапшыру алдыннан өч сәгать кала эчәргә, ашарга, тамакны чайкарга, спрей кулланмаска киңәш ителә.  

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). ПЦР-тест коронавирус симптомнары барлыкка килгәннән соң өченче-бишенче көнгә аеруча ачык булачак, ә антигенга экспресс-тестны симптомнар барлыкка килүнең беренче көненнән бишенче-җиденче көнгә кадәр эшләргә мөмкин. Аннары вирус концентрациясе кискен кими башлаячак. Бу хакта «Россия газета»га Н.А.Семашко исемендәге Диагностика һәм дәвалау үзәгенең баш табибы Заур Жилоков сөйләде.

Әгәр 65 яшьтән өлкәнрәк яки шикәр чире, бөер хроник авырулары булган кешеләрдә авыру симптомнары барлыкка килсә, һичшиксез тест тапшырырга кирәк. Аны массакүләм чараларда булганнан соң, сәфәрләрдән һәм очышлардан соң өйгә кайткач, COVID-19 раслаган кеше белән элемтәдә булганнан соң узарга кирәк.

Табиб искә төшергәнчә температура, борынга томау төшү, ис сизү һәм тәм тою югалу, хәлсезлек һәм йөткерү, коронавирусның төп симптомнары булып санала. Авыручыларның 20 процентында сулыш алу кыенлашу һәм тын кысылу күзәтелә.

«Гади грипп яки ковид белән авыруны мөстәкыйль ачыклау бик кыен, чөнки симптомнар бертөрле диярлек. Аларны кайвакыт гади аллергиягә, салкын тиюгә, талчыгуга сылтап була» — ди Заур Жилоков.                

Тест тапшыру алдыннан өч сәгать кала эчәргә, ашарга, тамакны чайкарга, спрей һәм ниндидер чаралар кулланмаска киңәш ителә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100