news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Роспотребнадзорда коронавирусның яңа штаммнарын таратучылар турында сөйләделәр

Тамактагы авыртулар аденовируслы инфекция һәм COVID-19 симптомнарына охшаш.

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). Коронавирусның яңа штаммнарын йоктырганда яшь кешеләр COVID-19 ны җиңел кичерә, әмма шул ук вакытта алар — инфекциянең төп таратучылар. Бу турыда Роспотребнадзорның Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институты директорның клиника-аналитик эше буенча урынбасары Наталья Пшеничная сүзләренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Агентлык әңгәмәдәше аңлатканча, бу очракта симптомнар, кагыйдә буларак, сезонлы тын юлларында вируслы кискен инфекцияне (ОРВИ) хәтерләтә, шуңа күрә вирус йөртүчеләр аңа җитди карамый, гадәти тормыш рәвеше алып баруларын дәвам итә.

«Шул ук вакытта, яшьләр инфекциянең төп чыганагы булып тора», — диде агентлык әңгәмәдәше.

Элегрәк эксперт хәбәр иткәнчә, коронавирусның төп симптомнар җыелмасындагы үзгәрешләр аның мутацияләре белән аңлатыла. Мисал өчен, коронавирусның һинд штаммасына ашказаны-эчәк тракты авырулары симптомнары хас — эч авырта, аппетит бетә, косу, күңел болгану, шулай ук  буыннарда авыртуы, ишетмәү өстәлә.

Тамактагы авыртулар аденовируслы инфекция һәм COVID-19 симптомнарына охшаш. Моннан тыш, авыруның клиник картинасына үсемлек серкәсенә сезонлы аллергия дә үз өлешен кертә ала.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100