Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Роспотребнадзор: Вакцинациядән соң да ковид белән авыру мөмкин
Коронавирустан тест авыру булуын ачыклау мөмкинлеге бирә, ә антитәнчекләрне тикшерми.
(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). Коронавирустан прививка ясатучылар Covid-19 белән авырырга мөмкин, әмма вакцинация мондый нәтиҗәгә китерә алмый. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
«Прививка ясаткан кешедә тын юлларында вируслы кискен инфекция (ОРВИ) симптомнары барлыкка килгән очракта да табибка мөрәҗәгать итәргә һәм ковидтан тест ясатырга кирәк», — дип хәбәр итә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең (Роспотребнадзор) матбугат хезмәте.
Шул ук вакытта Роспотребнадзорда искәртүләренчә, Covid-19 инфекциясенә каршы вакцина ясаткан очракта тест ясаган очракта уңай нәтиҗә бирә алмый. Эш шунда ки, ул авыру булуын ачыклау мөмкинлеге бирә, ә антитәнчекләрне тикшерми, диде ведомство белгечләре.
«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Мәскәү мэры Сергей Собянин халыкны прививка кампаниясендә катнашырга чакыра башлады. Эпидемияне җиңү өчен ковидтан вакцинация ясатырга кирәклеге турында Россия Президенты Владимир Путин да искәртеп тора. Аның бәяләвенчә, моның өчен Россиядә яшәүчеләрнең 60 процентында коронавируска иммунитет булырга тиеш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз