Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 46 яңа очрагы ачыкланган
Авыручы 19 кеше хастаханәгә салынган, калганнары өйдә дәвалана.

(Казан, 14 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 46 яңа очрагы ачыкланган. Covid-19 инфекциясенең 45 очрагы авыру белән элемтәдә булучылар, бер кеше читтән кайткан. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
«19 кеше хастаханәгә салынган, 27 кеше өйдә дәвалана», — диде ул.
Авыручылар арасында иң күбе 30-50 яшь (16 кеше), шулай ук 60-70 яшь (14 кеше) аралыгындагы кешеләр. Балигъ булмаган балалар арасында авыру йоктыручылар ачыкланмаган.
Авыручылардан 18 кеше Казанда, 11 кеше Чаллыда яши. Районнар арасында Covid-19 йоктыручылар Алабуга, Яшел Үзән һәм Чирмешәндә теркәлгән. Аларда икешәр кеше авыру йоктырган.
Татарстанда коронавирус белән авыручылар ачыкланганнан алып 3914 очрак теркәлгән. 2816 кеше терелгән, 1087 пациент әвалануын дәвам итә.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, республикада коронавирусның яңа очраклары арту темпы кими.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз